Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Зөлфирәнең «кулы тәмле»

Авыл уңганнары турында еш язабыз. Мәлләтамак авылында гомер итүче Зөлфирә Гыймазова да шундый уңганнарның берсе. Көненә дистәләгән җәймә как ясаучы Зөлфирә апаның “кулы тәмле” дип юкка гына әйтмиләр икән.

Авыл уңганнары турында еш язабыз. Мәлләтамак авылында гомер итүче Зөлфирә Гыймазова да шундый уңганнарның берсе. Көненә дистәләгән җәймә как ясаучы Зөлфирә апаның “кулы тәмле” дип юкка гына әйтмиләр икән.

– Үз эшенә кереп китсә, дөньясын оныта. Как ясау серенә аның белән мин дә төшенеп беттем бугай инде. Кечкенәдән тансык иде бу ризык. Әнкәйләрнең хуш исле какларының тәме әле дә тел очында тора. Зөлфирәм дә нәкъ шулай итеп ясый аны. Балачак тәме шул какларда кебек, – ди тормыш иптәше Флүр абый.

Как ясауга ныклап узган ел гына керешә райондашыбыз. Алма уңышы мулдан булган елны “Табигать нигъмәтен әрәм-шәрәм итмим әле”, дип кенә тотына ул бу эшкә. Башта алма каклары гына ясаса, хәзер алма белән баланны бергә кушып та әзерли.

– Балан организмны ныгыта, кан әйләнешен яхшырта. Тәмле генә түгел, файдалы да ул как дигәнең. Тормыш иптәшем белән кыш көне телевизор караганда да алдан өзмибез аны. Җәй көне эшләгәннең әҗере кыш көнендә күренә, дип әйтә иде мәрхүм әбием. Иренмәсәң, булган җиләк-җимештән әллә нәрсәләр ясарга була, – ди Зөлфирә апа.

Зөлфирә апага бу осталык әнисеннән күчкәндер, мөгаен. Как кына дисәң дә, мәшәкате күп бу тансык ризыкның. Газ өстендә парда бер җәем как әзерләү өчен генә дә 45 минут кирәк. Бөтен шартын туры китереп эшләсәң дә, бар кешенеке дә барып чыкмый әле ул.

– Как ясау өчен алма гына кирәк дисәләр дә, мин аз гына шикәр комы да өстим. Алай иткәндә тәмлерәк, баллырак була. Алманың төшләрен алып турыйм да, 2-3 калак шикәр комы белән болгатып, аз гына су салып, үз согында пешереп алам. Коймак камыры кебек юка итеп табага җәеп, табаны сулы кәстрүл өстенә утыртып, киптерергә куям. Как сатканыбыз юк. Күчтәнәчкә, үзебез өчен, балаларга дип әзерлим. Сорап килгән кешене борып чыгарып булмый инде. Какны бабайдан башка ясап булмас иде. Ул да ярдәм итә, – ди Зөлфирә апа.

Алмаларны алар тормыш иптәше белән бергәләп Островка һәм Тат. Смыловка авылларындагы алма бакчаларыннан җыеп кайталар. Икәүләп эшкәртәләр, икәүләп тәмен белеп ясыйлар – бергә-бергә эшләгәч ничек күңелле бит!

Флүр абый гомер буе “Спецдорстрой” оешмасында кранчы булып эшләгән. Лаеклы ялга чыккач та тормыш иптәше аны һаман “биектән” төшерми. Агачның иң иң биек ботакларындагы алмаларны алып төшү – Флүр абый өстендә. Бу гаилә һәр яктан да уңган дигән фикергә килдем. Ихата тутырып мал асрыйлар, сигез дистәгә якын тавык-чебешен, казын-үрдәген үстерәләр. Күрше ихатада гына уллары Айнур үз көче белән йорт салып ята. “Намус” агрофирмасында хезмәт куючы егет әнисенең какларын җир йөзендәге иң тәмле әйбер, ди.

Бер-берсенә терәк булып, гомер көзләрендә дә матур парлар булып яшәүче өлкәннәргә соклану белән карадым. Бер караштан, ярты сүздән аңлашып яшәгәндә тәмле ризыклар пешерергә дә, өйне, хуҗалыкны тәртиптә тотарга да үзеннән үзе көч-егәр барлыкка килә! Яратып һәм яратылып яшәүләре шулай буладыр инде ул...

Лилия Шәймиева.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев