Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Халык белән тыгыз элемтәдә

Михайловка почта бүлеге 400дән артык хуҗалыкка хезмәт күрсәтә.

Тормышыбыз никадәр алга китсә дә, почта хезмәтенә ихтыяҗ зур. Халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә почта хезмәткәрләренең эше һәрвакыт аерым урын алып торды. Бүген дә шулай.

Михайловка почта бүлегенең бер гасырга якын тарихы бар.

– Михайловка, Иске Карамалы почта бүлекләре Мөслимнән соң иң зурлары булып исәпләнә. Элек авылдашлар газета-журналларга күпләп языла иде. Күпчелек руслар яшәгәч, русча газета-журналлар күп кайтты. Планны һәрвакыт арттырып үтәдек, шуңа, хезмәт хакына өстәп, премияләр дә бирелә иде, мактау сүзләрен дә гел ишетеп тордык. Авыл халкы бик яратып йөри иде почта бүлегенә. Соңгы вакытта почта бүлекләре ябылу турында хәбәрләр ишетелә. Почта сугыш чорында да эшләгән бит югыйсә. Михайловка почта бүлеге кызлары суык бинада, күрше авылдан йөреп эшләсәләр дә, һөнәрләрен яратып һәм төгәл башкаралар. Кызларыбызга рәхмәт! – ди дүрт дистә елдан артык шушы бүлекне җитәкләгән Альфира Дәүләтова.

Хәер, Михайловка почта бүлеге бүген дә халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтә. Бүген бүлек белән Римма Авзалова җитәкчелек итә. Почта бүлеге Михайловка, Элемтә, Ташлыяр һәм Атлас авылларына хезмәт күрсәтә.

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 10 ноябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев