Уллары да бәйли белә
Вәрәшбаш авылында гомер кичерүче Нәхия Шәйхетдинованың кул эшләре күз явын алырлык матур
Яшь чакларын искә алып бүген дә мендәр тышлыклары чигә, чәчәкләр, урын-җир япмалары, урындык өслекләре бәйли ул.
Нәхия апа тормыш иптәше Гайнетдин белән дә туган авылында таныша. Кайнана йортына ул бай бирнә белән төшә. Берсеннән-берсе матур чигелгән сөлгеләрне, пәрдәләрне, пар мендәрләрне, милли бизәкләр төшереп эшләнгән көянтә-чиләкләрне күреп кәләшнең уңган-булганлыгын аңлый күрше-күлән.
– Олыгаеп барсам да, күңел һаман унсигездә! Кул эшләреннән бушаганым юк, җанга – дәва, кулга сихәт бит алар! Бәйләргә яшь чактан ук яратам. Кайнанам оекбаш бәйли башласа: “Үкчәсен генә бәйләп бир әле, синең бик шәп килеп чыга”, дип әйтә торган иде. Безнең заманда телле итеп тегү бар иде. Шул рәвешле теккән челтәрләр, башкаларныкыннан үзгә булып, аерылып тора иде. Күршедәге апа: “Кияүгә тегү машинасыз чыкмыйлар”, – дип әйткәч, Горький шәһәреннән тегү машинасы кайтардык. Без яшь чакта бөтен кызлар да тегә, чигә, бәйли иде. Кулына энә-җеп тотмаган кыз-кыркын бик сирәк булгандыр, – ди Нәхия апа.
Үзе теккән алъяпкычын сыгылмалы биленә бәйли дә килен булып төшкән көннән йорттагы бөтен эшне үз кулларына ала Нәхия.
– Тормыш иптәшем минем кул эшләре башкаруымны бүген дә күзәтеп утырырга ярата. Очрашып йөргән вакытта Гайнетдингә камзул, джемперлар бәйләп кидердем. Улларым да бәйләүгә хирыс булды. Дамир белән Ирек икесе дә: “Әни, безне дә өйрәт әле!” – дип, аякларын селкетеп янымда утыралар иде. Дамир үзенә оекбаш, бияләйләр бәйләп киде.
– Әни пешергән ризык тәмле булган кебек, әни бәйләгән киемнәр дә тәнне, җанны җылытырга сәләтле! Хәтерлим, әни һәрвакыт бәйләм, чигү белән утыра иде. Малайларга хас һөнәр булмаса да, Ирек белән икебез дә бәйләргә өйрәндек. Балтырларыгыз туңмасын дип, тезгә кадәр куныч тула бәйләп бирә иде әни. Бәйләү осталыгын югалтмадым, кушсалар, бәйли алам. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз бит ул, – ди Нәхия апаның улы Дамир.
Нәхия апа белән Гайнетдин абыйның йорты ныклы бүрәнәләрдән салынган. Диварларда Нәхия апа чиккән матур кул эшләре урын алган. Чигүләр өй эчен яктырак, җылырак итәр өчен эшләнгән диярсең. Элек һәр кәләш килен булып төшкән йортына пар балдаклар чигелгән сөлге-ашъяулык алып килә торган булган. Әлеге истәлекле сөлгене бүген дә кадерләп саклый Нәхия апа.
– Кул эше белән утырган саен балаларны искә алам. Бәйләгәндә, бүген махсус хәрби операциядә катнашучы Ирек улымның: “Әни, менә болай матур була”, – дип, киңәш биреп утырулары искә төшә. Ул вакытта аңа 5-6 яшь чамасы иде. Үткән гомерләр диген! Кул эше тынычландыра. Бу һөнәр нәселдән килә, дип уйлыйм. Бабам оста тегүче булган. Мәктәптә укыганда “Домоводство” дигән дәрес керә иде. Укытучыбыз Сәгадәт Юнысова тегәргә, чигәргә, бәйләргә өйрәтте. Шушы эшләрне яхшы белсәң, “5”ле куя иде. Сөлге башларын, түрләмә чигеп өйрәнгән куллар мулине җепләр, алмаз мозаикасы белән дә бик оста идарә итә! Элек бит шәльяулыклар бар иде. Нәкъ шундый төстәге җеп кирәк дип, кеше яулыгын салдырып алган чаклар да булды, – дип елмая Нәхия апа.
Татар хатын-кызын кул эшләреннән башка күз алдына китереп булмый. Нәхия апа кул эшләре белән чараларда бик теләп катнаша, яшь буында да чигүгә, бәйләүгә мәхәббәт уятырга тырыша.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев