Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Матурлык сагында

Мөслимнән Фирая белән Наил Дәминовлар үзләре яшәгән территорияне төзекләндерә башлады.

Кооператив урамындагы күпфатирлы йорт мәйданчыгы үзенчәлекле дизайн белән эшләнгән, ял урыннары, газоннар, тау композициясе җәй дәвамында яшеллеккә, чәчәкләргә күмелеп утыра. Фирая апа белән Наил абый һәр эшне киңәшләшеп башкара.
– Матурлыкка хатын-кыз күбрәк гашыйк дисәләр дә, килешеп бетмим. Ир-атлар да гүзәллекне күрә һәм бәяли белә. Тормыш иптәшем белән быел тагын тәрәзә төбе тутырып бик матур гөлләр үстердек. Чәчкә-гөлләр бик матур чәчәк атты. Көннәр салкынайтмаса, аларны ишегалдындагы клумбаларга утыртырга планлаштырабыз, – ди Наил Дәминов.
– Наил ясаган фламинго кошларын, ясалма шарлавыкны күрергә дип килүчеләр бар. Безнеке кебек матур һәм пөхтә ишегалды башка юк. Башта бала-чага чәчәкләрне өзеп, композицияләрне ватып киткәли иде. Хәзер халык үзгәрде: булганны саклый, кадерли белә. Күршеләр дә дус-тату яши, – ди Илгизә Минһаҗева.
Дәминовлар сәламәтлекнең зур байлык булуын аңлап, җәяү йөри. Урамда җитәкләшеп йөрүче бу пардан позитив энергия бөркелә.
– Ел фасылы, һава торышы нинди булуга карамастан, табигать белән бербөтен булып яшәргә тырышабыз. Йорт территориясендәге чияләр язын чәчәккә күмелгәч, аларга карап үзебез дә яшәреп киткәндәй булабыз. 
Мәйданчыктагы җәнлекләрне Наил абый кышкы озын кичләрдә ясаган. Быел биредә ясалма учак та ясаганнар. Уйлап карасаң, 8 ел элек биредә, иске сарай һәм бараклар сүтелгәннән соң, бушлык булган. Әлеге урын шундый матур булыр, дип берәү дә уйламагандыр.
– Эшне ялгыз гына башкарып булмый. Йорт янында чәчәкләр үстерергә теләвебезне әйткәч, “Мөслим” идарәче компаниясе җитәкчесе Гөлшат Фәхерлегаянова ярдәм итте. Башта мәйданчыкта кечкенә тау ясадык. Хатын-кыз чәчкә-гөлләргә гашыйк бит. Чәчкәләр үскән җирдә тәртипсезлеккә урын була алмый. Гыйнвар-февраль айларын көтеп алып, сайлый-сайлый чәчәкләр утыртабыз, аларга чиратлашып су сибәбез, тәрбиялибез, – ди Фирая апа.
Наил абый территориягә чияләр дә утырткан. Кояш нурлары агач кайрысын пешермәсен өчен ел саен агач кәүсәләрен агарта ул. Күпфатирлы йортта гомер кичерүчеләрнең аерым бакча-ихаталары юк. Шулай да йорт каршында виноград, инжир үстерәләр. Теплицада кыяр-помидор өлгерә. Июнь башыннан Дәминовлар бакча җиләген дә авыз итә. Бакчада үзләре өчен ясалган махсус ял урыны да бар. 

Лилия Шәймиева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев