Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Яшьтән һөнәргә өйрәнеп үсә

Җирлегебездә кул эше, аш-су осталары әз түгел. Балалар да өлкәннәр белән ярыша-ярыша төрле әйберләр ясый. Шуларның берсе – Зөһрә Мөхәмәтҗанова. Ул Мөслим гимназиясенең 7 сыйныфында белем ала.

Балалар татлы ризыклар ярата. Зөһрә дә искәрмә түгел. Үзе кебек татлы ризыклар яратучылар өчен төрле җәнлекләр, җимешләр формасындагы мармеладлар ясый ул.
– Әни белән бергәләп кышкылыкка кайнатмалар, компотлар, салатлар ясарга яратам. Кечкенәдән әнигә булышкач, үземнең дә нәрсәдер ясап карыйсым килде. Мармеладны балалар да, олылар да ярата дип, шуны ясарга булдым. Әлбәттә, әни ярдәм итә. Мармелад ясау теләге әни дерелдәп торган кайнатма ясагач барлыкка килде, – ди Зөһрә.
Мармелад, табигый продукт буларак, организмга файдалы тәэсир итә. Мармелад составына кергән витаминнар бавырны чистарта, токсиннарны чыгара һәм эчәклек эшчәнлеген яхшырта.

– Чиядән, алмадан гадәти булмаган мармелад-кайнатма ясарга яратабыз. Бер чиләк алманы әйбәтләп юабыз да, 1 литр су салып, чистартып тормыйча, пешерергә куябыз. Алма пешеп, изелеп китәргә тиеш, ди әни. Мин аның шул рәвешкә кергәнен көтәм. Дуршлагка марля куеп, пешкән массаны сөзеп, дерелдәп торган бик тәмле, хуш исле кайнатма, чын мармелад ясарга мөмкин, – ди Зөһрә.

Мармелад ясау өчен 250 грамм сок, 250 грамм шикәр комы, 25 грамм желатин, 5 грамм пектин кирәк була.

– Сокның яртысына желатин кушабыз һәм бүртергә калдырабыз. Бүрткән катнашма җиләк-җимеш пюресын хәтерләтә. Сокның икенче өлешен тирән савытка салабыз һәм шикәр комының яртысын кушабыз. Калган шикәр комын пектин белән әйбәтләп болгатабыз. Бик җайлы кебек тоелса да, мармелад ясау озак вакытны ала. Катнашманы формаларга салабыз, ул тотрыклы формага килгәнче 6 сәгать чамасы тора. Формадан алгач, мармелад бүлмә температурасында 8-10 сәгать чамасы кибәргә тиеш. Әзер мармеладларны шикәр пудрасы һәм крахмал катнашмасында әвәләп алырга була, – ди Зөһрә.

Лилия Шәймиева

Фото - З.Мөхәмәтҗанованың шәхси архивыннан. 

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел 22 март санында укыгыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев