Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Гөмбәче Эльза

Райондашыбыз Эльза Әхмәтҗанова – оста гөмбәче

Быел гөмбә күп. Урманда аяк асты тулы гөмбә! Иренмичә җый гына! Тик гөмбәне бөтен кеше дә таный, җыя белми шул. Эльза Әхмәтҗанованың гөмбәче буларак 20 елга якын стажы бар.

– Гөмбә җыю – бер “чир” инде ул. Нәселдән киләдер бу мавыгу. Әнием ягыннан әбием Зәкия бик оста гөмбәче булган. Гөмбә җыеп кайтканнан соң, тагын урманга барасы, тагын җыясы килә. Бу арада каен гөреҗдәсе җыйдык. Әлеге төр гөмбә яңгыр явуга карамый, аз гына чык төшсә дә үсә. Кортламый да. Гөмбәне тозлыйм, маринадлыйм, киптерәбез, туңдырабыз. Пиццалар өчен дә кулланабыз, бәрәңге белән кыздырганда аеруча тәмле була. Жульеннарны ирем дә, улларыбыз да яратып ашый, – ди Эльза.Гөмбә җыя белмәсәң, аңа якын килмә, диләр. Шикле гөмбәгә бөтенләй кагылмаска кирәк. “Бөтен шартын туры китереп тозлаган гөмбә белән дә агуланырга була”, – ди Эльза. Гөмбәне берьюлы күп ашау да зыянлы икән.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 28 август санында укыгыз.

Фото – Эльза Әхмәтҗанованың шәхси архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев