Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Гөлләр патшалыгында

Яшәгән җирләрен, ишегалларын матурлыкка төрүче райондашларыбыз соклану уята

Метрәй авылында гомер итүче Әзилә Фәрхетдинованың ихатасы – әйтерсең, гөлләр патшалыгы.

Әзилә апа – һөнәре буенча медицина работнигы. Медикларга хас чисталык, пөхтәлек белән ясалган бакчада нинди генә композицияләр юк! Тырыш кырмыскалар да, аккошлы күл дә, агач бурадан ясалган кое да бар.

– Мин – Түбән Табын авылы кызы. Алабуга медицина көллиятен тәмамлагач, юллама белән төрле авылларда фельдшер булып эшләргә туры килде. Эш урынымны да матур тотарга ярата идем. Чәчәкләр күңелне тынычландыра, якты өметләр, матур хыяллар дөньясына алып керә, – ди Әзилә Фәрхетдинова.

Әзилә апаның бакчасында өч дистәгә якын төрдә чәчәк үсә. Сальвия, бегония, петуния, циния, каллаларның гына 7-8 төре бар! Орлыкны уңган райондашыбыз үзе әзерли. Әзилә апа күңеле белән һаман да кечкенә кыз. Көз җитә башлагач, ул бакчадагы фигураларны өйгә кертә. “Вакыт-вакыт уйнап та утырам”, – дип елмая Әзилә апа.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 20 сентябрь саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев