Чынбарлыкка әверелгән хыял
Авылым уңганнары

Чынбарлыкка әверелгән хыял

Аш-суга оста райондашларыбыз аз түгел. Фирүзә Баянова корпуслы десертлар ясый. Шул рәвешле ул хыялын тормышка ашырган.

Фирүзә кечкенәдән тәмле ризыклар пешерү һәм гадәти булмаган десертлар ясау белән мавыккан. Бүген аның шөгыле бик күпләрне кызыксындыра. 

– Әнием аш-суга оста. Кечкенәдән аның янында бөтерелеп, ашарга пешергәндә нәрсәне ничек куллануын карап торырга, һәр гамәлен күңелемә сеңдереп калырга тырыша идем. Әбекәйнең: “Ир-ат ашказанына кыска юл – тәмле ризык”, – дип әйткәне хәтердә. Ач кешенең ачуы яман икәнен беләм. “Ашарга пешерә белүче” генә түгел, ә “ризыкны тәмле итеп пешерүчеләр” исемлегендә буласым килә! – ди Фирүзә.

Һәркемнең үзенә генә хас рецептлары, яратып пешерә торган ризыклары була. Өч бала әнисе буларак, Фирүзә төрле ризыклар әзерли. 

– Мусслы, бисквит, бенто-тортлар да ясыйм. Башка илләрнең милли ризыкларын да табынга чыгарырга туры килә. Башкаларны кабатламыйча, үзенчәлекле ризык әзерләргә телим. Татлы, тик артык баллы булмасын, ризыкның бизәлеше дә зур роль уйный. Күпләр торт пешерә башлагач, минем корпуслы десертлар ясыйсым килде. Бу өлкәдә тәҗрибәм булмаса да, интернеттан карап өйрәнергә булдым. Беренче десерт идеаль булды, дип әйтә алмыйм, ләкин үҗәтлек авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте. Күп рецептларны өйрәндем, ингредиентлар белән тәҗрибәләр үткәрдем һәм акрынлап күнекмәләрне камилләштердем. Корпуслы десертларны җиләк-җимешләр формасында ясау теләге барлыкка килде, – ди Фирүзә.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 25 сентябрь саныннан укыгыз.

Фото – Ф. Баянованың шәхси архивыннан.


Нет комментариев