Бәрәңге урынына җиләк үстерәләр
Мөслимдә яшәүче Зөһрә һәм Альфис Разиевлар бәрәңге урынына җиләк үстерергә карар кылган.
Бакча җиләген һәркем ярата, әмма аны үстерү бөтен кешенең дә кулыннан килми. Аның өчен теләк, вакыт, яхшы сортлы үсентеләр, физик көч, сабырлык, якында гына яхшы туфраклы бакча кирәк. Авыл кешесе гаддәттә йорт янындагы бакчасында күпләп бәрәңге үстерә. Аны терлек, кош-кош симертү өчен тота. Хәзер исә эре мал тотучы да, күпләп кош-корт асраучы да елдан-ел кими. Әллә никадәр бәрәңге үстерүнең хаҗәте юк. Сата башласаң – очсыз. Ә менә Мөслимдә яшәүче Зөһрә һәм Альфис Разиевлар бәрәңге урынына җиләк үстерергә карар кылган.
Берничә ел элек утырткан 20 төп җиләктән бүген сигез сутый җирдә җиләк бакчасы хасил булган. Барысы да бер сорт – эре җиләк бирүче “Гигантелла”. 4 ел элек утыртканнары да, узган ел көзен күчергәннәре дә бер бакчада үсә. Ел саен өстәмә рәтләр ясап үсентеләрне яңарталар, мәйданны киңәйтәләр.
– Икенче-өченче ел үсә торганнары максималь зурлыктагы җиләкләр бирә. Шырпы кабыннан зуррак, йомырка кадәрле җиләкләр бирделәр болар. Узган елны да мул уңыш көткән идек, көчле кырауда чәчәкләре өшеде. Шулай да җиләк бирделәр бераз. Быел аларның җиләкләре күп, әмма ваграк, – ди хуҗабикә.
Дүртенче ел үсә торган җиләкләрне быел көзен төпләп, алар урынына яңаларын утыртырга исәпләре. Авыру үсемлекләрне төпләп торалар икән: сирәк-мирәк очраган буш урыннар – шуңа ишарә. Авырулардан бернәрсә дә сипкәннәре юк. Язын – үсү чорында һәм җиләкләрен җыеп бетергәч – көзгә таба тирес ачыткысы белән кулдан сибеп кенә ашлыйлар. Химик препаратлар кулланмыйлар.
Бәрәңге үстерү авырракмы, әллә җиләкнеме, дигән сорауга Зөһрә ханым, серле елмаеп, җиләкне карау авыррак икәнен белгертте.
– Җиләк үстерүдә иң кыены – мыекчаларын өзү. Аны җәй буена, чыккан саен өзеп торасы. Шулай булмаганда, ул бөтен көчен мыекча һәм яңа розеткалар үстерүгә бирә, җиләкләре вак була. Быел, гаиләбез белән өмә ясап, ике кат өздек инде. Җиләкләрне карауда төп ярдәмчеләребез – улыбыз һәм кызыбыз. Мыекчаны да шулар өзә, җиләкне җыярга да алар булыша. Үзебезгә генә бу хезмәт авыр булыр иде, – диде ул.
Бәрәңге бакчасында – иркенлектә җиләкләр кояшка, җылыга, җилгә-һавага туена. Күләгә төшми торган уңдырышлы туфракта Зөһрә ханымның җиләкләре дә тип-тигез сафларда барысы да бертөрле зурлыкта үсеп утыралар. Берничә рәт арасында сарымсаклар да күренә. Аны корткычлардан, гөмбә авыруларыннан саклау өчен эксперимент рәвешендә утыртканнар. Кошлар зыян китермәсен өчен карачкылар куйгалыйлар. Җәйге эсселәрдә сугару өчен шланг белән су сиптерү җайланмасы көйләгәннәр.
Үрчетү өчен үсентеләрне Зөһрә Разиева үзе әзерли. Моның өчен көчле үсентеләрдән чыккан мыекчаны җиргә беркетеп тамырландыра.
– Икенче буын розетка утырту өчен яраксыз, ул көчсез була. Шуңа күрә аны өзәм, – ди Зөһрә.
Кайбер елларны җиләкнең корырак һәм әчкелтемрәк булуына игътибар иткәнегез бармы? Баллы һәм сусыл җиләк үстерүнең сере яхшылап сугаруда һәм кояш белән җилнең җитәрлек булуында икән.
Җиләк уңышын ике көн саен җыеп торалар. Шул рәвешле ай буена күңелле мәшәкатьләр белән яши гаилә. Алдагы елларда башка төрле сортларны да сынап карыйсылары килә. Җыелган җиләкне сорап килүчеләр күп. Таныш-белешләргә, туганнарга да китә. Хуҗабикә җиләктән кышка варенье ясый, туңдыргычта катыра. Быел компот ябарга да исәбе бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев