Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Авылым уңганнары

Алтын куллы Ягъфәр

Ташлыяр егете Ягъфәр Сидтиков кебек оста куллы кешеләр турында кулларыннан гөлләр тама, диләр. Балта остасы ул, кечкенә чагыннан ук агачтан һәм корычтан берсеннән-берсе матур эшләнмәләр ясый

Балачактан рәсем ясарга яраткан Ягъфәр абый. 4 сыйныфта укыганда, ул беренче агач эшләнмәләрен ясый.

– Сызым һәм рәсем дәресләре яраткан фәннәрем иде. Укытучыбыз Радис абый Галиев безне чүкеч, балта тотарга өйрәтте. Ул баянда уйнарга, җырларга да оста иде. Танылган баянчы Алин Зиннуров белән күршеләр идек, һәрвакыт бергә булдык. Гармунда уйный белмәсәм дә, кушылып җырларга яраттым. К-70 тракторын иярләгән вакытлар бүген дә күз алдында. Трактор утыргычы артына кыстырып куелган баян, йөри торгач, тәрәзәне этеп чыгара иде. Яшьтән матурлыкка гашыйк идем. Иген кырларына соклану соңрак кул эшләрендә урын алды, – ди Ягъфәр Сидтиков.

Ишегалдындагы мастерское Ягъфәр абый өчен бик кадерле. Биредә ул, фантазиясен эшкә җигеп, төрле әйберләр ясый. Урындыгы да, өстәле дә, караваты да – барысы шушы бүлмәдә башлангыч алган. Җил юнәлешен күрсәтүче кечкенә вертолет өй кыегына урнашкан. Чын очкыч, диярсең! Менә-менә очып китәр дә күккә күтерелер сыман.

– Мин Ташлыярга Актаныш районыннан килен булып төштем. Ягъфәрнең җитмеш төрле һөнәр иясе булуына мәрхүм кайнатам да сәбәпчедер. Аяксыз килеш без яшәгән шушы йортны салып чыккан кеше бит ул! “Әткәй аяксыз килеш йорт җиткергәнне, мин, ике кулым, ике аягым булып, нигә эшләмәскә тиеш әле?!” – дип, алдына максат куеп, һәрнәрсәне үзе башкарып чыгарга өйрәнгән Ягъфәр. Кайнатам дүрт ел Красноярскида хезмәт итеп, туган авылына җәяү кайткан. “Юл озын булды. Алҗыгач, юлда очраган кешеләргә кунарга керә идем. Бөтенесе дә урын бирәм, дип тормый. Идәнгә гимнастерканы җәеп йоклый идем. Иртән торуга боз кебек салкын идәнгә гимнастерка ябышып каткан булыр иде”, – дип сөйләгәне истә калган. Салкыннар эзсез үтмәгән, аякларын харап иткән. Аяклары сызласа да, эштән туктамаган: колхоз атларын саклаган. Кавалериядә атлар дагалаган, тимерче булып эшләгән. Кайнатам кебек Ягъфәр дә тынгысыз. Ул ясаган урындыклар, өстәл кулларының җылысын саклый кебек, – ди тормыш иптәше Розалия апа.

Розалия апа тормыш иптәшен илһамландырып яши. Гаилә башлыгы һәр эшен хәләле белән киңәшләшеп башкара һәм иң элек Розалия апага күрсәтә.

Ягъфәр абый алдынгы тракторчы, комбайнчы булган. “Коммунистик хезмәт герое” исемен алган. Хезмәтен хөрмәтләп бирелгән Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын, истәлек итеп, бүген дә кадерләп саклый ул. Ягъфәр абый үзләре гомер иткән йортның идән-диварларын гына түгел, ихатадагы мунчаны да, сарайны да үзе төзегән. Капка-коймалар, анда эретеп ябыштыру ысулы белән ясалган бизәкләр – һәркайсы үзенчәлекле!

– Агач эшенә хирыслыгымны күреп, әнкәй станок сатып алган иде. Ул станок бүген дә сафта, соңрак янына башкалары да өстәлде. Бүген күңелдә йөрткән әйберне ясар өчен кирәкле бөтен җиһазларым, инструментларым да, мөмкинлегем дә бар. Кесә ягы да киңрәк. Берәр нәрсәгә күзем төшсә, өйгә кайту белән шуны ясыйм. Берсендә, теш табибына баргач, чиратта торганда, брошюралар яткан өстәлгә күз төште. Шуны кайту белән ясарга керештем. Нәрсә күрсәм дә, күз алдында кала, профессиональ “чир”дер инде, – дип елмая Ягъфәр абый.

Корал эшләр, ир макталыр, дип белми әйтмәгәннәр. Алга таба да кулларыңда ут уйнатып яшә, Ягъфәр абый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев