Халык иминлеген тәэмин итүчеләр
Ветеринария хезмәткәрләренә күпләр, аларның эшен гадиләштереп, терлекләрне дәвалаучылар итеп кенә карый. Әмма ветеринарларның вазыйфалары халык иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән: терлекләрне дәвалау, райондагы эпизоотик хәлне, азык-төлек сыйфатын контрольдә тоту, йогышлы авырулар таралмасын өчен профилактик эшчәнлек алып бару һәм шул юнәлештәге башка эшләр башкару.
Тормыш никадәр алга китсә дә, заманча алымнар гамәлгә керсә дә, ветеринария хезмәтенең бәһасе кимеми, киресенчә, арта бара кебек. Ветеринария табиблары терлекләр һәм бөтен кешелек сәламәтлеге сагында тора. Шул ук вакытта алар авыл хуҗалыгын үстерү өчен тырыш хезмәт куя. Шәхси хуҗалыкларга да хезмәт күрсәтәләр.
Мөслим ветеринария берләшмәсендә
Мөслим ветеринария берләшмәсендә 22 хезмәткәр исәпләнә. Безнең берләшмәдә дәүләт стандартларында каралган барлык юнәлешләр буенча да хезмәт күрсәтелә: йорт хайваннарына һәм кыргый җәнлекләргә вакцинация ясау, авыруларны ачыклау, дезинфекцияләү, йогышлы авыруларны кисәтү, хирургия ярдәме, сыерларны ясалма орлыкландыру, – ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ришат Шәяхмәтов. – Районда 10545 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 4229ы – савым сыерлар. Шәхси хуҗалыкларда 4852 баш терлек бар һәм шуларның 1647ен савым сыерлар тәшкил итә. Елга ике тапкыр шәхси хуҗалыклардагы маллардан кан алына. Ул Мөслим ветеринария лабораториясендә лейкоз һәм бруцеллёз авыруларына тикшерелә. Нодуляр дерматит, котыру авыруларын, түләмә (сибирская язва), эмкар инфекциясен кисәтү максатында төрле чаралар үткәрелә. Шул ук вакытта райондашлар малларына беренче ярдәм күрсәтүне сорап та мөрәҗәгать итә.
Фитосанитария куркынычсызлыгы
Фитосанитария куркынычсызлыгы – һәрвакыт дәүләт ветеринария берләшмәләре игътибарында. Соңгы елларда терлекләр арасында күптән онытылган авырулар баш калкыта башлады. Тилчә (ящур), нодуляр дерматит, бруцеллез, котыру авыруы, лейкоз – шундыйлардан. Татарстан Республикасында әлеге авырулар килеп чыгу, шуның нәтиҗәсендә аерым территорияләрдә карантин игълан ителү очраклары булды. Шөкер, районыбызда андый авыруларның баш калкытканы, чикләүләр кертелгәне юк. Шулай да тынычланырга ярамый. – Авыруларны кисәтү өчен вакцинация ясыйбыз, елга ике тапкыр шәхси хуҗалыкларның малларыннан кан алып тикшерәбез. Йогышлы авыруларны кисәтү өчен терлекләрне тоту, азык әзерләү һәм саклау урыннарына, транспорт чараларына даими рәвештә дезинфекция ясарга кирәк. Терлекләрне төрле авырулар теркәлмәгән хуҗалыклардан гына сатып алырга һәм ветеринария документларын таләп итәргә кирәк, – ди ул.
Кошчылык тармагы
Районыбызда кошчылык тармагы үсеш алды. Кош-кортта да йогышлы авырулар була. Район ветеринария идарәсе белгечләре кошчылык тармагын даими контрольдә тота. – Районда 300 меңнән артык кош-корт теркәлгән. Кошлар арасында иң куркыныч авыру ул – кош гриппы. Бу чирне булдырмас өчен, кошчылык белән шөгыльләнүчеләргә уяу булырга кирәк. Кагыйдәләр хакында кошчы фермерларга даими җиткерелеп тора. Авыруларны булдырмас өчен, кошчылык хуҗалыкларында санитария-гигиена һәм ветеринария таләпләрен төгәл үтәү мөһим. Йорт кошларын ябык урында тотарга кирәк. Кош-кортның кыргый кошлар, бигрәк тә суда йөзүче һәм синантроп кошлар: күгәрченнәр, чыпчыклар, каргалар һәм башка шундый кошлар белән бәйләнешен булдырмаска кирәк. Кош-кортны һәм инкубация өчен йомырканы санкцияләнгән сәүдә урыннарынан гына һәм ветеринария документлары булганда гына алу шарт, – ди Ришат Шәяхмәтов. – Кошлар асрау һәм азык саклау өчен биналарны кыргый һәм синантроп кошлар керүдән саклау мөһим. Азыкны кыргый кошлар керү мөмкинлеге булмаган һәм су үткәрми торган тыгыз ябык савытларда сакларга кирәк. Кош-кортлар күпләп асралучы хуҗалыкларга кергәндә, дезинфекция кагыйдәләрен үтәүгә игътибар бирелсен иде. Территориягә, кош-корт тоту зонасына, инкубаторга, сую цехына кергәндә, транспортны һәм җәяүлеләрне эшкәртү өчен дезинфекция урыннары булырга тиеш. Ветеринар-санитар пропусклар, җитештерү урынына кергәндә чишенү, душ бүлмәләре, махсус киемнәрне дезинфекцияләү өчен бүлмә булу мөһим. Сакланганны гына саклармын дигән гыйбарәне бер җитәкче дә, белгеч тә, шул ук вакытта шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләр дә онытмасын иде.
Шәхси сектор һәм даруханә
Район ветеринария бер-ләшмәсе белгечләре шәхси гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча да хезмәт күрсәтә. Йорт хайваннарына прививкалар ясыйлар, тояк кисү, мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру кебек хезмәтләр башкаралар. Ветеринария участоклары кирәкле дарулар белән тәэмин ителгән. Район ветеринария берләшмәсендә даруханә эшли.
– Безнең белгечләр һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Райондашларыбызның иминлеген тәэмин итү өчен тырышабыз. Ветеринарларның намуслы хезмәте нәтиҗәсендә терлекчелек тармагы имин эшли. Районыбызга йогышлы авырулар үтеп кермәсен. Һәр көнебез иминлектә һәм сәламәтлектә узсын! – ди Ришат Шәяхмәтов.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев