Уңыш начар түгел, бәяләр генә түбән
ТР авыл хуҗалыгы министры М. Җәббаров урып-җыюга йомгак ясады
Уңышның гомуми нәтиҗәләре һәм лидер районнар.
Быел Татарстанда 3,8 млн тоннадан артык ашлык җыелган, уртача гектар биреме – 34,5 центнер. Бу хакта журналистлар өчен узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Иң күп ашлык Тәтеш, Арча һәм Буа районнарында җыеп алынган. Бөртеклеләр уңышы буенча да Тәтеш алдынгы: һәр гектардан 50,7 центнер уңыш алганнар. Әтнә, Балтач, Кукмара районнарында гектар биреме 46,7-45,6 центнер тәшкил иткән.
Саклау мәсьәләләре, техник культуралар һәм киләсе елга әзерлек
Яңгырлар урып-җыюда тоткарлык тудыру сәбәпле, республикада 700 мең тоннага якын ашлык җыелмый калса да, амбарлар икмәк белән тулы. 1,5 млн тонна икмәк элеваторларга саклауга куелган. Шул ук вакытта полимер җиңсәләрдә саклау ысулы да киң кулланыла. 300 мең тоннадан артык ашлык шундый ысул белән саклана. Узган елдан калган икмәк тә бар.
Басу-кырларда эш әле дәвам итә. Техник культураларны – кукуруз, шикәр чөгендере, көнбагышны урып-җыю бара. Җитен, рапс җыю төгәлләнеп килә, диде министр. Уңыш начар түгел. Шикәр чөгендере уңышы узган ел белән чагыштырганда күбрәк: гектар биреме – 529 центнер. Ике шикәр заводы тәүлеккә 15 мең тоннага якын татлы тамыр эшкәртә. Бәрәңге, яшелчәләр җыю төгәлләнгән.
Киләсе ел уңышына да нигез салына. Көзге культуралар 484,2 мең гектардан артык мәйданда чәчелгән. Көздән чәчелгән рапс быел 86 мең гектарны били. Бу – узган ел белән чагыштырганда, 54 мең гектарга күбрәк дигән сүз.
Шунысы кызганыч: күпме көч, хезмәт куеп үстергән икмәк бәясе узган елгыдан да түбәнрәк. Өченче класслы бодайның тоннасы – 11550 сум, дүртенче класслысы – 9900 сум. Фураж 8700 сумнан сатыла.
– Игенчелек белән шөгыльләнүчеләрнең кайсы бәя күтәрелүен көтә, кемгәдер салымнарны, хезмәт хакын түләргә кирәк, шуңа шушы бәядән сатарга мәҗбүр, – ди министр.
Икътисади хәл, икмәк бәяләре һәм дәүләт ярдәме
Җитештерүчеләргә ярдәм йөзеннән Россия хөкүмәте сатылган ашлык өчен чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидия бирә. Быел 206 мең тонна икмәккә 301,5 миллион сум дәүләт ярдәме бирелгән.
Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, җирлегебездә 3 мең гектардан артык кукуруз һәм 129 гектарда киндер җыеп аласы бар. Шикәр чөгендерен җыю төгәлләнгән, аның һәр гектары 458 центнер уңыш биргән. Кукуруз уңышы да начар түгел – 86,5 центнер. Көздән чәчелгән культуралар районда 17 мең гектардан артык мәйданны били. Җир эшкәртү 25 мең гектардан артык мәйданда башкарылган.
Нет комментариев