Татарстан аграрийлары 3 миллион тонна ашлык җыйган
Республикада урып-җыю кампаниясе 78 процентка төгәлләнгән, алдынгы районнар исемлегендә — Кукмара, Балтач һәм Әтнә.
Татарстан аграрийлары 3 млн тонна ашлык җыйганнар, уртача уңдырышлылык – 35,3 ц/га. Республикада урып-җыю кампаниясе 78 процентка төгәлләнгән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
«861 мең гектар суктырылган, урып – җыю кампаниясен уздыру өчен 3,1 мең ашлык җыю комбайны җәлеп ителгән», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Бөртекле культуралар уңышы буенча Аксубай, Әтнә, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә һәм Тәтеш районнары алда бара.
Фото: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-3-million-tonna-aslyk-suktyrylgan-5928602
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев