«Намус» агрофирмасында шикәр чөгендере уңышын җыю бара
Авыл хуҗалыгы

«Намус» агрофирмасында шикәр чөгендере уңышын җыю бара

Көн саен дистәләгән тонна продукция озатыла

Быел «Намус» агрофирмасы 2707 гектарда шикәр чөгендере чәчте. Хәзерге вакытта татлы тамырны җыю эшләре оешкан төстә дәвам итә. Уртача гектар биреме 425 центнерга җитә, бу исә игенчелектә яхшы нәтиҗә санала. Бүгенге көнгә мәйданнарның 15 проценттан артыгы инде җыеп алынган.

Басуда эш ике сменада алып барыла: техника кырга иртән чыга һәм караңгы төшкәч кенә паркка кайта. Урып-җыюда заманча чөгендер җыю комплекслары хезмәт куя. Механизаторлар татлы тамырның сыйфаты югалмасын өчен зур тырышлык сала. Чөгендерне кырда ук сортларга аеруга һәм беренчел чистартуга аерым игътибар бирелә. Бу алым эшкәртү предприятиесенә кабул иткәндә брак процентын шактый киметергә мөмкинлек бирә. Соңгы атналарда коры һава торышы темпны туктатмыйча эшләргә ярдәм итә. Агрономия хезмәтенең төп бурычы — беренче кырауларга кадәр урып-җыюны төгәлләү. Баш агроном Рамил Мөслимов искәрткәнчә, салкын температурага сизгер булган татлы тамырда хәтта кыска вакытлы туңу да шикәрлелекне һәм товарлылыкны сизелерлек киметә.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 25 сентябрь саныннан укыгыз.

Фото: Мөслим-информ


Нет комментариев