Мөслим районында урып-җыю эшләре 67 процентка үтәлде
Уртача уңыш — һәр гектардан 31 центнер
Мөслим районы хуҗалыкларында урып-җыю эшләре дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, бүгенге көнгә 25,3 мең гектар мәйданда бөртекле культуралар суктырылган, бу – планның 67 процентын тәшкил итә.
Барлыгы 78 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынган. Уртача уңыш — һәр гектардан 31 центнер.
Урып-җыю эшләренә барысы 48 ашлык җыю комбайны җәлеп ителгән.
Игенчеләребезгә уңышлы хезмәт, техникага — төзеклек, кыр эшләрен имин һәм югалтуларсыз тәмамлауны телибез!
Фәридә Гайнетдинова фотосы.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев