Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Авыл хуҗалыгы

“Исламов” чәчүне төгәлләде

Хуҗалык язгы чәчүне максималь тизлектә минималь технологияләр кулланып башкарды.

Басу-кырларда техника тавышы тынып тормый. Язгы чәчүдә вакыт сәгатьләр белән түгел, минутлар белән исәпләнә, ди механизаторлар.

– Басуларны көздән минималь технологияләр кулланып эшкәртәбез. Эшкәртелмәгән басулар да бар, аларны шул килеш чәчәбез. Минималь технология белән эшләгәндә, бодайның үзкыйммәтен ике тапкыр киметергә мөмкин. Язгы бодай быел 5148 гектар мәйданны били, – ди хуҗалык җитәкчесе Илгиз Исламов.

Хуҗалыкның 1760 гектар мәйданында көзге бодай үсә. Узган атнада әлеге культура биләгән басуларны тукландыруны төгәлләделәр.

– Уҗымнар кышны яхшы кичергән, уңыш мулдан булыр, дип өметләнәбез. Ел саен өметләребез, Аллаһка шөкер, аклана. Көзге бодайның гектарыннан 50 центнер уңыш чыгар, дип өметләнәбез. Механизаторларга эшләү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Егетләр көнгә бер мәртәбә кайнар ризык белән туклана, эш бер сменада оештырылган. Техника чыгымчыласа, сервис машинасы ярдәм күрсәтә. Басуларда язгы чәчү чорында 15 техника: биш чәчкеч, өч каток, биш культиватор, биш “КамАЗ”, чәчү алдыннан ашлама кертүче “Амазон” техникасы эшләде, – диде “Агромастер” җитештерү компаниясе җитәкчесе урынбасары Фәрхәд Шәмсиев.

Хуҗалык басуларын иңләүче 17 тракторның барысы да “Агромастер” җитештерү компаниясендә җыелган. 

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 15 май саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев