Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Иң мөһиме – сыйфатлы булсын!

“Август-Мөслим” агрофирмасы беренчеләрдән булып терлек азыгы әзерләүгә кереште.

Август-Мөслим” агрофирмасында 1293 гектарда күпьеллык үлән, 810 гектарда берьеллык үлән, 1959 гектарда силос өчен кукуруз үстерелә. Агрофирмада чәчүлекләрнең 16 процентын терлек азыгы культуралары били. 
Быел күпьеллык үлән мәйданнарының 40 процентын яңартканнар. Үләнне чәчәккә бөреләнү фазасында (туклыклы матдәләргә иң бай чорда) уруга керешкәннәр. Азык әзерләүгә 15 берәмлек техника җәлеп ителгән. Әлегә төп игътибар люцернадан сенаж салуга юнәлтелгән. 5762 тонна күләмендә сенаж салганнар инде. Параллель рәвештә печән әзерләү дә бара. Бүгенге көндә 453 рулон печәнне саклауга куйганнар.
– Хуҗалыкларга яшел масса кайта башлаганчы сенаж базлары азык калдыкларыннан, тирестән чистартылырга, дезинфекцияләнергә тиеш. Сенаж салу технологиясен дә төгәл үтәргә кирәк, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Гүзәл Мортазин.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 23 июнь санында

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев