Язгы бодайны җыю төгәлләнеп килә
«Август-Мөслим» агрофирмасының 2 422 гектар бодай җыясы калды
«Август-Мөслим» компаниясендә урып-җыю барышын карадык, анда 2 422 гектар мәйданда бодай җыясы калды, 4-5 көндә эшләр тәмамланыр дип көтәбез.
Көзге культуралар чәчү буенча зур эш башкарылды, аларның гомуми мәйданы 17,4 мең гектар. Көзге рапс мәйданы – 5,1 мең гектар. Бүгенге көнгә үсентеләрнең торышы бик яхшы», – диелгән район башлыгы Альберт Хуҗинның социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә.
Фотолар – район башлыгы Альберт Хуҗинның социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсеннән алынды.
Нет комментариев