Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Фермер мәктәбе»проекты тәмамланды

2022 елның 14 декабрендә КФХ башлыгы Габидуллина Рәзинә Нәҗип кызы «Фермер хуҗалыгы агробизнесы» программасы буенча укыганлыкка дәүләт үрнәгендәге диплом алды.

Татарстан Республикасында Россельхозбанкның «Фермер мәктәбе»проекты тәмамланды. 40 тыңлаучы теоретик белем алган һәм уңышлы агропредприятиеләрдә практика узган. Алар  «кошчылык» һәм «терлекчелек» белгечлекләре буенча үз бизнес-планнарын эшләгән. Эшне яңа башлаучылар табышлы агробизнесны кайдан башларга өйрәнделәр, ә аларның тәҗрибәле хезмәттәшләре үз эшләрен нәтиҗәлелеген күтәрделәр. Белем бирү программасы Казан дәүләт аграр университеты базасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырылды.

Уку йомгаклары буенча тыңлаучылар үзләренең финанс, юридик белемнәрен арттырдылар, дәүләт һәм банк ярдәме чаралары турында мәгълүматлар алдылар, уңышлы эшмәкәрләр тәҗрибәсен өйрәнделәр.

Фото - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев