Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы ул – тормыш

Журналистлар өчен брифинг авыл хуҗалыгына багышланган иде.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров язгы кыр эшләре барышы белән таныштырды, аграрийларның техника һәм ашламалар белән тәэмин ителеше хакында сөйләде. 

– Бүгенге көнгә 684,2 мең гектарда язгы культуралар чәчелде. Барлык чәчү мәйданы 2,8 миллион гектарны тәшкил итә. Язгы чәчү 1,8 миллион гектарда башкарылачак, шуның 935 мең гектарын бөртекле культуралар алачак. Техник культуралар – 502 мең гектар мәйданда, азык культуралары 694 мең гектарда үстереләчәк. Уҗымнарның 92 проценты (508 мең гектар) кышны яхшы үткәрде, аларның торышы канәгатьләнерлек, һәлак булган мәйданнар 1 проценттан кимрәк, – диде министр.

Яңа Чишмә, Чистай, Чүпрәле, Түбән Кама, Аксубай районнары язгы чәчүгә беренчеләрдән булып керешкән. Татарстанның кайбер хуҗалыклары чәчүне тәмамларга да өлгергән. Алар  – Мөслим районының “Исламов” фермер хуҗалыгы һәм Буа районындагы “Алан”, “Агронур” хуҗалыклары.

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фоттосы

“Авыл утлары” газетасының 2024 ел 17 май санында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев