«Август-Мөслим» сыеры Лита-16039 «Агроволга гүзәле» конкурсында абсолют чемпион исемен алды!
Марат Сафин сыерның иң яхшы сыйфатларын тамашачылар һәм жюри әгъзалары алдында күрсәтте
"Август-Мөслим" хуҗалыгының бер тапкыр бозаулаган Лита-16039 сыеры, «Агроволга гүзәле» конкурсында җиңеп, абсолют чемпион исемен яулады.
Хендлер - Үрәзмәт товарлыклы-сөтчелек фермасының тудыру бүлеге хезмәткәре Марат Сафин сыерның иң яхшы сыйфатларын тамашачылар һәм жюри әгъзалары алдында күрсәтте.
Конкурс хөкемдары, Венгриядән килгән эксперт Тамаш Шебек хайванның тышкы кыяфәтен югары бәяләде, гәүдә пропорцияләренең идеаль ярашуын, җилемнең сыйфатлы булуын һәм сөякләрнең ныклыгын билгеләп үтте. Эксперт фикеренчә, Лита голштин токымының эталоны булып тора.
Фотолар - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев