«Август-Мөслим» ашлык кабул итү предприятиесе 95 мең тоннадан артык продукция кабул итте
Авыл хуҗалыгы

«Август-Мөслим» ашлык кабул итү предприятиесе 95 мең тоннадан артык продукция кабул итте

Әлеге продукция 1403 вагонга тутырылган

"Август-Мөслим" ашлык кабул итү предприятиесе сезон башыннан бодай, рапс, көнбагыш кебек 95 мең тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе кабул итте. Бу эш әле дә дәвам итә.

Чагыштыру өчен: әлеге продукция 1403 вагонга тутырылган 21 километрлы составка сыяр иде.

Мәгълүмат һәм фотолар - "Август-агро" сәхифәсеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев