Һава торышы
Көндез +18..+23 градус
27 июньдә алмашынучан болытлы һава торышы була. Төнлә кыска вакытлы яңгыр, көндез урыны белән көчле яңгыр көтелә. Кайбер районнарда яшен булырга һәм боз яварга мөмкин. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан исә, секундына 6-11 метр тизлектә фаразлана, яшен вакытында урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +11..+16 градус, көндез +18..+23 градус фаразлана.
Яңа ай.
Бүген нәрсәдер утыртырга һәм күчерергә киңәш ителми. Барлык хуҗалык эшләре мөмкин. Туфрак белән бәйле эшләрне башкарырга, агачларны һәм куакларна корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртергә була.
Гөлназ Хамидуллина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев