Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Хәбәр бирергә мөмкин

Районда юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм аларны булдырмау өчен Телеграм-канал эшләп килә

Төркем "Госавтоинспекция Муслюмовского района" дип атала. Әлеге Телеграм-каналга хәзер индивидуаль мобиль хәрәкәт итү чаралары – электр самокаты, электроскейтбордлар, гироскутерлар, сигвейлар, мотоцикллар һәм скутерлар белән тиешле булмаган урыннарда һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозып йөрүчеләр хакында да махсус бот аша хәбәрләр җибәрергә мөмкин. Битараф булмаган гражданнар мондый төр хәрәкәт итү чараларында төнге сәгатьләрдә йөрүчеләр, аларның йөргән урыннары – урам исемнәре, парклар, скверлар хакында да мәгълүмат җибәрә ала. Моны  "Госавтоинспекция Муслюмовского района" чатына аноним рәвештә җибәрергә мөмкин.

Сезнең хәбәрләр ЮХИДИ эшен җиңеләйтергә һәм тизләтергә ярдәм итәчәк.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев