Вакцинация дәвам итә
Актуаль

Вакцинация дәвам итә

Өлкәннән һәм балалар өчен район хастаханәсенә вакцина кайтты.

25 августтан район хастаханәсендә гриппка каршы вакцинация башланды. “Бүгенге көндә 200 балага һәм 856 өлкән кешегә прививка ясалган. Район поликлиникасына өлкәннәр өчен гриппка каршы – 1000 доза “Совигрипп” вакцинасы, балалар өчен 600 дозада “УльтриксКвадри” кайтты. Ковидка каршы борынга салу өчен 150 доза вакцина бар. Вакцина яхшы кабул ителә, аллергия реакцияләре әлегә күзәтелмәде”, – ди баш табиб Дамир Сөләйманов.

Фото ru.freepik.com

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев