Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Туклану ничек оештырылган

Район контроль-хисап палатасы мәгариф учреждениеләрендә туклану сыйфатын тикшерде.

Төзелгән контрактлар нигезендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларны туклануны оештыру җаваплылыгы чикләнгән “Граф-плюс” җәмгыяте тарафыннан гамәлгә ашырыла. Мәктәп укучыларын ашату шулай ук контракт нигезендә шәхси эшмәкәр Эльза Ибраһимовага йөкләнгән.
Туклануның сыйфатын өйрәнү максатында узган ел сигез  мәгариф учреждениесендә тикшерү үтте. 
– Тикшерү барышында технологик карталарга, аш әзерләү картасына, бердәм меню буенча пешерүгә игътибар ителде. Накладнойлар, әзер продуктларның бракераж журналы, продукциянең фактик авырлыгы сайлап тикшерелде. Туклану режимына, ашханә җиһазларының торышына, санитар-гигиена таләпләрен үтәүгә анализ ясалды, – ди район контроль-хисап палатасы рәисе Лилия Срурова.
Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, уку елы башына барлык мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыру турында боерыклар язылган, шулар нигезендә бракераж комиссияләре составлары расланган, туклануны оештыру өчен җаваплы затлар  билгеләнгән, тәрбияләнүчеләрнең туклану графигы расланган. Тикшеру вакытында азык блогында һәм складта азык саклау билгеләнгән таләпләргә туры килүе күзәтелде. 
– Балалар бакчаларында балалар аз булу сәбәпле тиз бозылучы ризыкларны куллану һәм саклау проблемасы бар. Мәсәлән, ярты литрлы пакетлардагы сметана, ряженка, йогурт кебек продукцияне саклау таләпләренә игътибарны көчәйтергә кирәк, – ди Лилия Срурова.
Тикшеру вакытында ачыкланган җитешсезлекләр һәм таләпләрне бозулар тиешле срокларда бетерелгән. Быел ун мәгариф учреждениесендә тикшерү үткәрү планлаштырыла.

Мөнирә Арсланова

Фото "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев