Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Терлекләр үз иркендә йөрергә тиеш түгел

Авыл хуҗалыгы терлекләрен һәм кош-кортны тоту кагыйдәләре бар. Тик бу кагыйдәләр һәр авыл җирлегендә дә төгәл үтәлә, дип булмый.

Метрәй авыл җирлегендә – “Авзалов” хуҗалыгы басуында сарыкларның эшкәртелгән басуны таптап йөрүе ачыкланган.

– Закон таләпләре һәркем тарафыннан үтәлергә тиеш. Сарыкларның хуҗасы ТР Административ хокук бозулар кодексының 2.6 маддәсе – җирле үзидарә органнарының муниципаль хокук актларын үтәмәгән өчен саллы гына штрафка тартылды. Законны кабат бозганда, штраф күләме икеләтә арта, – ди Башкарма комитетның административ комиссиясе баш белгече Илназ Әхмәдуллин.

Кагыйдә бозу очраклары Тойгелде авыл җирлегендә дә теркәлгән: “Август-Мөслим” агрофирмасы басуларында маллар бодай чәчелгән басуны таптаган.

Лилия Шәймиева

 Илназ Әхмәдуллин фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 10 ноябрь санында укыгыз.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев