Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

Татарстанның ике шәһәрендә һәм дүрт районында укытучыларга иң зур ихтыяҗ күзәтелә

Татарстанда укытучыларга иң зур ихтыяҗ Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә, Әлмәт, Биектау, Лаеш һәм Түбән Кама районнарында күзәтелә. Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин VII чакырылыш Дәүләт Советының 11нче утырышында әйтте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«Педагогик кадрлар җитмәү актуаль булып кала. 2024 – 2025 уку елы башында 2 мең чамасы укытучыга, 1 меңнән артык тәрбиячегә ихтыяҗ булган. Барыннан да бигрәк башлангыч сыйныф укытучылары, математика, рус теле, физика, чит тел, химия укытучылары кирәк», – дип сөйләде ул.

Министр сүзләренчә, тулаем алганда, ихтыяҗ югары уку йортларын һәм көллиятләрне тәмамлаучылар хисабына, шулай ук кадрларны яңадан әзерләү хисабына тәэмин ителә. «Кызганыч, без әлегә яшь белгечләргә аларның таләпләренә һәм өметләренә туры килә торган конкурент дәрәҗәдә хезмәт хакы тәкъдим итә алмыйбыз», – дип зарланды ул.

Ул яңа, 2025 – 2026 уку елына педагогия кадрларына ихтыяҗ вазгыяте үзгәрмәде, диде.

Аның сүзләренчә, республикада мәктәпне тәмамлаучыларны педагогик эшчәнлеккә җәлеп итү өчен психологик-педагогик юнәлештәге профильле сыйныфлар челтәре үсеш ала. Хәзер аларда 6,5 мең бала белем ала.

«Мондый сыйныфларны тәмамлаучылар югары уку йортларында һәм көллиятләрдә, шулай ук максатчан укуда педагогик белгечлекләргә төп дәгъвачылар булырга тиеш дип күзаллана», – диде министр.

Ул искәрткәнчә, 2016 елдан Татарстанда булачак укытучыларны әзерләү өчен стипендия ярдәме проекты гамәлдә. Ул авыл җирлекләре өчен белгечләр әзерләүгә юнәлгән.

«Проектта 683 студент катнаша, алар КФУ һәм НГПУ базасында әзерләнә. Аларның 70 проценттан артыгы полилингваль белем бирү өлкәсендә эшләү өчен программалар буенча укый», – дип йомгаклады Илсур Һадиуллин.

Фото – Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев