Татарстанда газ хезмәткәрләрен фатирга кертмәгән кешеләргә 1,1 миллион сум штраф салынган
Актуаль

Татарстанда газ хезмәткәрләрен фатирга кертмәгән кешеләргә 1,1 миллион сум штраф салынган

ТР Дәүләт торак инспекциясе хәбәр иткәнчә, газ хезмәткәрләрен фатирга кертмәү турында барлыгы 647 эш каралган

Татарстанда газ хезмәткәрләрен фатирга кертмәгән кешеләргә 1,1 миллион сум штраф салынган

Татарстанда газ хезмәткәрләрен фатирга кертмәгән кешеләргә 1,1 миллион сум күләмендә штрафка тартканнар.

ТР Дәүләт торак инспекциясе хәбәр иткәнчә, газ хезмәткәрләрен фатирга кертмәү турында барлыгы 647 эш каралган. Шулардан 185 очракта гына штраф салынган. Тагын 102 материал тикшерелә.

Моннан тыш, Татарстан халкына газ җиһазларына хезмәт күрсәтү буенча килешү төзүдән баш тарткан, шулай ук бүлмәне үз белдеге белән үзгәрткән һәм җиһазларны алмаштырган өчен 425 мең сум штраф салынган.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/zitelei-rt-ne-vpustivsix-v-kvartiry-gazovikov-ostrafovali-na-11-mln-rublei-5925108

Фото

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев