Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Тагын артты

Мәгариф оешмаларында түләүләр артты.

Биш көнлек балалар бакчалары өчен түләү уртача – 197 сумга, алты көнлек бакчалар өчен 236 сум 50 тиенгә арткан. – Бакчага биш көн йөрүче 3 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләү 3274 сумны тәшкил итә. 10,5 сәгатьлек гомуми үсеш төркемендә булган 3 яшьтән зурраклар өчен 3588 сум түләргә туры киләчәк. Алты көнлек төркемнәргә йөрүче 3 яшькә кадәрге балалар өчен түләү – 3928 сум, 3-7 яшьлекләр өчен 4303 сум тәшкил итә. Кагыйдә буларак, күпбалалы гаиләләр әлеге сумманың яртысын гына түли.
Ата-аналар түләве арту балалар бакчаларының эшчәнлеген
финанслауга һәм туклану мәсьәләләренә бәйле, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина.
Авыллардагы күп кенә балалар бакчалары мәктәп белән бер бинада урнашкан. Бер түбә астында булган учреждениеләрдә бакчага йөрүчеләрне һәм мәктәп укучыларын азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү шәхси эшмәкәр Эльза Ибраһимовага йөкләнгән. Район үзәгендәге һәм авыллардагы унбер балалар бакчасын быел азык-төлек продуктлары белән “Граф плюс” җәмгыяте тәэмин итә. 1 гыйнвардан мәктәпләрдә туклану бәясе дә артты. Иртәнге аш өчен әти-әниләр түли. Ул барлык сыйныф укучылары өчен дә 25 сум тәшкил итә. Акчаны әтиәниләр баланың шәхси счетына “Аксиома” кушымтасы аша күчерә. Урта мәктәпләр өчен төшке аш 45 сум тора, шуның 8 сум 80 тиене – дотация, ягъни бу сумманы хөкүмәт күтәрә. 5-11 сыйныф укучыларына мәктәптә бер көн туклану өчен 61 сум 20 тиен акча кирәк. Башлангыч сыйныфларда укучыларга төшке аш түләүсез. 1-4 сыйныфлар өчен төшке аш 64 сум 19 тиенгә төшә.
Бу сумманы хөкүмәт түли. – Билгеле бер категориягә кергән укучыларга мәктәп ашханәләрендә ашауда ташламалар каралган. Сәламәтлекләре чикләнгән һәм инвалид балалар, мобилизацияләнгән гражданнарның балалары өчен мәктәпләрдә иртәнге һәм төшке аш өчен түләү алынмый. Дүрт һәм аннан да күбрәк балалары булган күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, әти-әниләре полиция хезмәткәрләре яки беренче, икенче төркем инвалид булган укучылар бер тапкыр бушлай туклана, – ди Лилия Хәбибуллина.

Лилия Шәймиева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев