Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Ризыктан гаеп эзләмәгез!

Социаль челтәрләрдә берәү: “Әниемне хастаханәгә салдык. Ник ашату шулай начар?” – дип язган. Район хастаханәсендә ятып дәваланучылар өчен туклану начар дип әйтмәс идем. Хастаханә ризыгын үзем ашап караганга әйтәм.

Улым ике атна балалар бүлегендә ятты. Һәр көнне иртәнге ашка акмай салып пешерелгән ботка бирәләр. Көн саен төрле ботка ашаталар. Төшке ашка һәрвакыт яшелчә салаты, беренче һәм икенче аш бирелә. Кичке ашка да кайнар ризык китерәләр. Ашханә бүлмәсендә чәй яки иртәнге аштан калган кесәл яисә компотны эчәргә була. Биредә тәүлек әйләнәсе су кайнап тора, чәй, шикәр комы, печенье бар. 
– Хастаханәдә дәваланучыларны кайнар ризык белән ике ел дәвамында шәхси эшмәкәр Зәмирә Гыйльфанова тәэмин итә. Моңа кадәр ризыкны Лениногорск шәһәреннән китерделәр. Ризык кайнар килеш килеп җитә. Хастаханә ризыгы кафе-рестораннардагыча майлы, тозлы-борычлы, артык тәмле була алмый, ул файдалы булуы белән үзенчәлекле. Авырулар көн саен билгеле бер вакытта туклана. “Кәтлит тәмсез, аш сыек”, – дип зарланучылар булгалады. Җитешсезлекләр дә буладыр. Нинди дә булса ризык җитмәсә, шунда ук өстәмә рәвештә тагын китерәләр, кимчелекләр вакытында төзәтелә. Авыруларның күбесе: “Өйдән ризык китертмибез, барысы да җитеш, тамак туя” дип әйтә, – ди эпидемиолог ярдәмчесе Миләүшә Ильясова.

Фото - "Татар-информ" архивыннан 

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 30 июнь санында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев