Путин Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны 20 сентябрьгә билгеләде
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова тавыш бирүгә әзерлек башлануы турында игълан итте.
Россия Президенты Владимир Путин яңа чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны 20 сентябрьдә уздыру турындагы указны имзалады, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова тавыш бирүгә әзерлек башлануы турында игълан итте. Элегрәк ул 2026 елда бердәм тавыш бирү көне, сайлаучыларның ихтыяҗыннан чыгып, өч көн дәвам итәргә мөмкин, дип билгеләп үткән иде.
Илдә төрле дәрәҗәдәге 2,2 меңнән артык кампания узачак, 20,7 мең депутат мандатын һәм сайлап куелган вазифаларны алыштыру ниятләнә.
Чыганак: Татар-информ
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев