Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Мәлләтамак авыл җирлеге сессиясе үтте

Мәлләтамак авыл җирлеге зиратлар күплеге белән аерылып тора – анда биш зират бар. Барысы да караулы, тәртиптә тотыла. – Мәлләтамак авылында су пробалары нәтиҗәсе уңай, су чиста, йомшак, эчәргә яраклы, – ди Рүзилә Нәсифуллина.

Мәлләтамак авыл җирлеге башлыгы Рүзилә Нәсифуллинаның хезмәтен дә җыенда катнашучылар уңай бәяләде. Ул башкарылган эшләрне җентекләп анализлады, агымдагы елга планнар белән таныштырды. Мәлләтамак һәм Нарат Асты авылларыннан торучы җирлектә 615 кеше яши. “Гыйздәтов” крестьян-фермер хуҗалыгы – игенчелек, Илһам Шакиров, Айрат Бакиев кошчылык белән шөгыльләнә. Шәхси эшмәкәрләр Раил Сираев, Альберт Гайнетдинов, Рушад Рөстәмов, үз эшләрен булдырып, җирлек халкына хезмәт күрсәтә. “Туган як” агрофирмасы, эшмәкәрләр һәм башкалар төрле чаралар үткәрүдә ярдәм итә. Рамис Галиев Нарат Асты һәм Мәлләтамак фельдшер-акушерлык пунктларында халыкка медицина хезмәте күрсәтә.
Мәлләтамак авыл җирлеге зиратлар күплеге белән аерылып тора – анда биш зират бар. Барысы да караулы, тәртиптә тотыла. – Мәлләтамак авылында су пробалары нәтиҗәсе уңай, су чиста, йомшак, эчәргә яраклы, – ди Рүзилә Нәсифуллина.
Имам-хатыйп Өлфәт Мортазинны халык саны кимүе, мәчетләргә йөрүчеләрнең саны аз булу борчый. – Мәчетне җылыткан өчен сәдака хисабыннан түлибез, – диде ул.
Мәлләтамакта күпфатирлы йорт та бар. Анда яшәүче күпбалалы ханым район башлыгына йортның торышы буенча мөрәҗәгать итте.
Авыл җирлеге яшьләрен һәм урта яшьтәгеләрне спорт мәсьәләсе борчый. 45 яшьлек Айрат Дәүләтшин: – Спартакиада безгә кирәк, анда без катнашырдай спорт төрләре дә булсын иде. Спорт залы булуга өметебез өзелде, һичьюгы хоккей мәйданчыгы булдырып булмасмы? Үзара салым хисабыннан мәдәният йортына бильярд алуга өлеш чыгарып булмыймы? – дип кызыксынды.
Район башлыгы Альберт Хуҗин җирлекләрдә башкарылган эшләргә үз бәясен бирде, җыелышларда катнашучыларны районның социальиҗтимагый тормышы, җирлекләрдә планлаштырылган күләмле эшләр белән таныштырды, сорауларга җавап бирде. Җыеннарда гына хәл итеп булмаган мәсьәләләр шулай ук каралачак, дип ышандырды.

Мөнирә Арсланова

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X