Актуаль

Ипи бәяләре 2026: арыш икмәге 10,3% кыйммәтләнде, кибеттә бәя 70 сумга җитте

Октябрь ахырында кибетләрдә бәяләр күтәрелү күзәтелде

Фото - Татар-информ
Фото - Татар-информ

Ипи бәяләре: кибеттә 70 сум, кайбер җирдә 55 сум

Продукциягә бәя күтәрелү бигрәк тә ипи бәясендә ачык күренде. Бүген кибетләрдә бер буханка ипи 70 сум тора. Кайбер кибетләрдә ипи бәяләре элеккечә калган, 55 сумга да алырга була. Арыш икмәге, шулай ук арыш һәм бодай оннарын кушып пешерелгән икмәк кыйммәтләнде, диләр сатучылар.

– Бер ел эчендә (узган елның октябреннән 2026 елның октябренә кадәр) арыш икмәгенә бәя якынча 10,3 процентка артты. Бу – 1 килограмм ипи өчен бәя 97 сум 67 тиеннән 107 сум 73 тиенгә җиткән, дигән сүз. Чагыштыру өчен: бодай икмәге бер ел эчендә якынча 10,2 процентка арткан, ягъни 1 килограмм ипи 114 сум 78 тиеннән 126 сум 46 тиенгә җиткән.

Арыш бәясе артуы: чәчүлек мәйданнары кимү сәбәпле

Арыш ипиенә бәяләрнең сизелерлек артуы бу төр культураның чәчүлек мәйданнары кимүгә бәйле. Чимал кытлыгы шул сәбәпле барлыкка килгән. Нәтиҗәдә җитештерүчеләр арыш онына бәяләрне арттырган, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлегенең өлкән белгече Регина Мослахова.

Кибет киштәләрендә төрле төбәкләрдән ипи

Шәхси кибетләргә ипине үзебезнең җитештерүчеләр китерә. Шул ук вакытта кибет киштәләрендә “Чаллы икмәге” җәмгыятенең, Актаныш, Сарман районнары пешекчеләренең ипиләре дә бар. Кайбер кибетләргә ипине Башкортостан Республикасыннан, Чүпрәле районныннан ук китерәләр. Әйткәнебезчә, кайбер кибетләрдә ипи 55 сум тора. Әлеге кибетләрдә ипине үзләре пешерәләр, шуңа ул очсызрак. Сәүдә үзәкләрендә, граммына карап, ипине 37-69 сумга алырга була.

Бәяләр үсеше: ягулык, логистика һәм сезонлы факторлар

– Быел азык-төлеккә бәяләр үсешен һәркем сизгәндер. Бу продукциянең үзкыйммәтенә һәм логистикага йогынты ясаучы факторлар комплексына бәйле. Җитештерү чыгымнары арту да йогынты ясый. Ягулыкка бәяләр арту да бәяләр үсешенә бер сәбәп булып тора. Бәя арту сезонлы факторларга да бәйле.

Яшелчә һәм сөт продукциясе аеруча нык кыйммәтләнде

Чит илдән кертелүче һәм теплицада үскән яшелчәләр, шулай ук тиз бозылучы продуктлар аеруча нык кыйммәтләнде. 2026 елның сигез ае эчендә бәяләр 35,3 процентка артты. Балык, бәрәңге, кәбестә, помидор, борыч, ташкабак, сөт продукциясенә бәя нык күтәрелде, – ди Регина Мослахова.

Белгеч киңәше: озак саклана торган продуктлар алып куярга

– Бәяләр арту киләсе елда да дәвам итәчәк. Озак саклана торган продуктлар: ярмалар, консервалар, үсемлек маен алып куярга була. Ярмалар озак торып, кортларга мөмкин. Продукцияне җитештерүче турында мәгълүматны игътибар белән карагыз. Кайвакыт җитештерүчелер, элекке бәяне саклаган хәлдә, продукция күләмен киметә. Төрле кибетләрдә бәяләрне чагыштырырга һәм акцияләрне күзәтеп барырга киңәш итәм.

Тавык ите, каһвә һәм шоколад бәяләре дә арткан

Белгечләр хәбәр итүенчә, быел суытылган һәм туңдырылган тавыкларга да бәя якынча 14,3 процентка арткан. Каһвә, какао һәм шоколадка бәяләр 35-50 процентка күтәрелгән. Ел азагына кадәр бәяләр бүтән артмас, дип өметләнәбез.

Фото – Мөслим-информ


Нет комментариев