«Ил-көннәр тыныч булсын!»: Мөслимдә сайлаулар ничек узды?
Сайлауларның беренче көнендә үк райондашлар гражданлык бурычларын үтәргә ашыкты. Беренче көндә мөслимлеләрнең 50 проценттан артыгы тавыш бирергә өлгерде. Барлыгы сайлауларда 13 571 кеше катнашты — бу барлык сайлаучыларның 95,1 проценты
- Партияләр арасында иң күп тавышны «Бердәм Россия» сәяси партиясе җыйды (10 944 сайлаучы).
- Депутатлыкка кандидатлар арасыннан 35 санлы Әлмәт бер мандатлы сайлау округыннан Марсель Шәйдуллин җиңү яулады, аңа 9470 райондашыбыз ышаныч белдерде.
Бу — халык өчен бәйрәм көн
Чулпан Хафизова (1989 нчы сайлау участогы): «Бу — халык өчен бәйрәм көн... Без илебезнең киләчәген билгелибез. Киләчәктә дә илебездә бердәмлек, тынычлык булсын».
Рушат Солтанов (гаиләсе белән килгән): «Бүгенге вәзгыятьтә аеруча актив булуыбыз кирәк. Бердәм һәм актив булсак, бу дошманнарга көчебезне күрсәтү өчен нигез булып торачак».
Марс Тимергалиев (Салауз-Мухан авылы, ярминкәдә): «Сайлаулар — электән үк халкыбыз өчен зур бәйрәм. Без сайлаган партияләр һәм депутатларыбыз халык өчен нәтиҗәле эшләсеннәр, ил-көннәр тыныч булсын!»
Эльза Галимәрданова (яшь укытучы): «Минем өчен сайлауларда катнашу ул — киләчәкне сайлау мөмкинлеге... Сайлауларда катнашу ул — җәмгыять тормышын контрольдә тоту мөмкинлеге».
Райондашларыбыз илебез җитәкчелеген ишеткән
Альберт Хуҗин (район башлыгы, 1987 нче участок):
«Райондашларыбыз бик актив, халык вәзгыятьне яхшы аңлый. Димәк, райондашларыбыз илебез җитәкчелеген ишеткән, хезмәтебезне күреп бәяләгән».
Альберт Борһанов (ТР Үзйөрешле машиналарга күзәтчелек идарәсе җитәкчесе) тавыш бирү барышын югары бәяләде.
Яшьләр сынатмады: «Киләчәкне сайлау мөмкинлеге»
Районда 250 яшь сайлаучы теркәлгән иде. Алар сайлауларның беренче көненнән үк актив булып тавыш бирергә килделәр.
Сайлауларның икенче көнендә З. Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда ярминкә узды. Анда ике дистәдән артык сәүдә ноктасы эшләде, күрше-тирә районнардан да сәүдәгәрләр килгән иде.
Барлык сайлау участокларында да уңайлы шартлар тудырылды. Кайбер участокларда медицина хезмәткәрләре гриппка каршы вакцинация үткәрде.
Баланлы авылындагы 1991 нче участок комиссиясе әгъзлары авылның иң өлкән кешесе, 90 яшьлек хезмәт ветераны Әзһәр Нигъмәтуллинны туган көнендә өенә барып сайлатты. Юбиляр котлаулар кабул итте.
Өч көн дәвам иткән сайлаулар оешкан төстә, тыныч һәм бәйрәм рухында узды.
Азат Әхмәтҗанов (сайлаулар буенча җаваплы):
«Өч көн дәвамында эшләгән сайлау комиссиясе әгъзаларына, тавыш бирүне закон кысаларында һәм тыныч шартларда үткәрүгә өлеш керткән һәркемгә... рәхмәтебезне җиткерәбез. Сайлауларда катнашкан һәркемгә рәхмәт! Һәрвакыт шулай бердәм булыйк!»
Римма Афзалова фотолары
Нет комментариев