Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

ДОСААФ та күргәзмә эшли

Район ДОСААФ бинасында “Геройлар безнең арада” дип исемләнгән Татарстан геройларына багышланган күргәзмә эшли башлады.

 

Әлеге күчмә күргәзмәне Татарстан Республикасы ДОСААФ оешмасы һәм оешманың Мөслим җирле бүлеге оештыра. Ул Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган экспонатлар һәм мәгълүмати материалларның бердәм композициясеннән төзелгән. Экспозициядә Россия Герое исеменә лаек булган Татарстанда туган батырларның фотосурәтләре, шулай ук Россия Кораллы Көчләре хәрбиләренең корал һәм экипировка үрнәкләре макеты тәкъдим ителгән.

Бүген күргәзмә белән район башлыгы Альберт Хуҗин да танышты. Ул күргәзмәгә югары бәя бирде. Шулай ук бирегә политехника техникумы студентлары һәм гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларын, райондашларыбызны да танышырга чакырды.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев