Бөтенроссия «Хәтер шәме» акциясенә кушылып
Актуаль

Бөтенроссия «Хәтер шәме» акциясенә кушылып

Сугыш һәм хезмәт даны мемориаль комплексында кичке сигездә «Хәтер шәме» акциясенә җыелдылар.

22 июнь көнне кичке сәгать сигездә меңләгән кеше, шул исәптән район башлыгы, оешма - предприятие хезмәткәрләре, Мөслим  авылы халкы, волонтерлар Мәңгелек ут янына җыелдылар. Биредә «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясе үткәрелде.

«Беркайчан да югалтулар сызлавы тынмаячак һәм мәңгелек дан беркайчан да җуелмаячак. Ата-бабаларыбызның бөек батырлыгы безгә фашизм җинаятьләрен һәм тарихның ачы дәресләрен онытырга ирек бирми. Бөек Җиңү өчен көрәшкән, тылда Җиңүне якынайткан һәркемгә мәңгелек дан», - дип ассызыклады Альберт Хуҗин.

Чараны йомгаклап хәтер шәмнәре кабынды, алардан «Мәңге хәтерлибез!» сүзе язылды.

Шулай ук «Хәтер шәме» акциясе һәр авыл җирлегендә узды.

Батырларга мәңгелек истәлек!

Фото - администрациянең матбугат хезмәте архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев