Атналык планлаштыру киңәшмәсе үтте
Киңәшмәне район башлыгы Альберт Хуҗин алып барды.
Мөслим район Советының актлар залында киңәйтелгән атналык планлаштыру киңәшмәсе үтте. Киңәшмәне район башлыгы Альберт Хуҗин алып барды.Иң элек ул узган атнада башкарылган эшләр, үткәрелгән чаралар хакында сөйләде, агымдагы атнага планнар билгеләде. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Альберт Шакиров райондагы оператив хәл белән таныштырды.Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Язилә Мәгалимова бүлекнең 2024 елдагы эшчәнлеге буенча хисап тотты.Мөслим авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгизә Акмалова үзара салым акчаларын җыюда быелгы яңалыклар белән таныштырды.
Фотолар - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев