Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Алдынгылар хәрәкәте башлана (+фоторепортаж)

Мөслимдә “Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренче төбәк советы утырышы узды.

Ватанпәрвәрлек, бердәмлек, лидер һәм иң мөһиме – КЕШЕ булып калу. Алдынгылар хәрәкәте үсеп килүче буынны шушы кыйммәтләргә нигезләнеп тәрбияләргә җыена. Бу хәрәкәткә кемнәр кушыла ала? Хәрәкәтнең әһәмияте һәм төп максаты нәрсәдә? Алдынгылар хәрәкәтенең Мөслимдә узган беренче утырышында шул хакта сөйләштеләр.
Татарстан Республикасы Рәисенең ярдәмчесе Тимур Сөләйманов иң элек “Мизгел” яшьләр үзәге бинасындагы ремонт эшләре белән танышты. Кунак ремонт барышыннан канәгать калды һәм эшне 1 августка төгәлләргә дигән бурыч куйды.
Икенче тукталыш Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында булды. Укучылар Тимур Сөләймановны тантаналы төстә каршы алды. Балалар әзерләгән акцияләрдә дә бик теләп катнашты Татарстан Республикасы Рәисенең ярдәмчесе. 
Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов алдынгылар хәрәкәтенең Мөслимгә килеп җитүенә сөенүен белдерде. “Бөтен өлкәләрне дә үзенә туплаучы хәрәкәт юк иде әле. Укучыларга да, укытучыларга да уңайлы булачак”, – диде ул.
– Алдынгылар хәрәкәтенең берничә максаты бар. Беренчесе – ил белән бергә булу, яшьләрнең туган җирен, туган илен яратуын формалаштыру. Яшь буынны башкаларның хис-кичерешләрен аңлаучы һәм хөрмәт итүче кешеләр итеп тәрбияләү. Бергә булу: коллективта бер-береңә һәм, гомумән, янәшәдәгеләргә ярдәмчел булуга игътибар юнәлтү. Хәрәкәттә булу: хәрәкәттә булган кеше укырга да, актив яшәү рәвеше алып барырга да җитешә. Беренче булу үз юнәлешеңдә иң яхшысы булырга омтылуны аңлата. Шуңа күрә, әлеге хәрәкәтнең рус телендәге “Движение первых” исеме татарчага “Алдынгылар хәрәкәте” дип тәрҗемә ителә, – диде алдынгылар хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов.
Алдынгылар хәрәкәтенең төп аудиториясе – 5 яшьлек балалардан башлап 22 яшькә кадәргеләр. Һәр яшь категориясе өчен фикер җиткерүнең үз ысуллары булачак. 5-7 яшьлекләр өчен ул мультфильмнар, төрле уеннар һәм уенчыклар, җырлар булса, 16-18 яшьлекләр өчен – кино, интернет, музыка, уеннар.
Тимур Сөләйманов сүзләренә караганда, республиканың һәр районында иҗтимагый штаблар, ә мәктәпләрдә, көллиятләрдә һәм башка уку йортларында махсус клублар оештырылачак. Хәрәкәт эшчәнлегендә балалар һәм яшьләр – төп рольдә, алар кечкенәдән үк үзләрен бу хәрәкәтнең бер өлеше итеп тоярга тиеш. Бу хәрәкәткә беркем дә мәҗбүри чакырылмый. Яшь буынны кызыксындыру чараларын булдыру – хәрәкәтнең төп бурычы. Барлык чаралар укучылар инициативасы буенча оештырылачак. Шуңа күрә фестивальләр, лагерьлар оештырганда балалар өчен кызыклы һәм актуаль булган анимэ, киберспорт, хайваннарны яклау кебек темаларга басым ясалачак.
Укучылар Алдынгылар хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесен зур игътибар белән тыңладылар. Чара ахырында яшүсмерләр Тимур Сөләймановка сораулар яудырдылар.
Алдынгылар хәрәкәтенең район бүлекчәсенә җитәкче билгеләнәчәк. Аны укучылар үзләре сайлый. Райондагы алты урта мәктәптә дә Алдынгылар хәрәкәтенең кураторы булырга тиеш. “Бүгенге көндә яшьләр хәрәкәтен җитәкләрдәй актив, идеяләр белән янучы, энергиясе ташып торган белгеч юк. Кураторы актив булганда гына әлеге хәрәкәтнең киләчәге бар,” – дигән фикердә мәктәп директорлары. Моннан тыш сыйныф җитәкчеләренең дә документ эше артачак. “Кәгазь эшен мөмкин кадәр киметеп, балалар белән шөгыльләнергә вакыт күбрәк калсын иде”, – диде мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина.
Алдынгылар хәрәкәте балалар, яшьләр тормышын кызыклырак итәр, дип ышанабыз.

Рәмилә Сәләмова

Рәмилә Сәләмова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев