Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җәйге яллар

«Шифа» лагеренда милли уеннар

Түбән Табын интернат-мәктәбендә ял итүче балалар өчен төрле чаралар оештырыла.

- Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Түбән Табын мәктәп-интернатында оештырылган лагерьда Сабантуй бәйрәме уздырылды. Чараның максаты - үсеп килүче буынны республикабызның мәдәни-тарихи мирасына җәлеп итү, телгә, йолаларга һәм традицияләргә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. Балалар күңелле һәм мавыктыргыч уеннарда ярыштылар. Уеннар исемлегендә  капчык киеп йөгерү, "ат чабышлары", аркан тарту, әйбер кисү, таяк тарту бар иде.

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында  «Уеннарда сакланган тарих» дип аталган танып-белү интерактив программасы үткәрелде. Балалар елга аша күпер төзеделәр, чишмәдән сулар ташыдылар, кыргый атларны кулга ияләштереп, иярләп чаптылар, җәядән аттылар. Уеннан бик канәгать калдылар, - дип хәбәр итәләр Түбән Табын интернат-мәктәбеннән.

Фото - Түбән Табын интернат-мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев