Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җәйге яллар

Мәктәп яны лагеренда тематик көн

Мөслим урта мәктәбе лагерена йөрүче укучылар белән төрле чаралар оештыралар.

- Бүген Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең "Хыял" мәктәп яны лагере балалары "Җәмигъ" мәчетендә булдылар . Балаларга дин тарихы, өлкән буынга карата игелек һәм хөрмәт күрсәтүнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Балалар бүлмәләргә, залларга кереп, мәчетнең бизәлешен карый алдылар. Экскурсия күңелле һәм бай килеп чыкты.

Төшке аштан соң тематик "Театр көне"игълан ителде. Балалар әкиятләр буенча сорауларга җавап бирделәр, әкият персонажларын билгеләделәр,  геройларның предметларын фаразладылар. Һәр отряд спектакль әзерләп күрсәтте, - дип хәбәр итәләр Мөслим урта мәктәбеннән.

Фотолар - Г.Тукай  исемендәге Мөслим урта мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев