Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җәйге яллар

Юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган көн

Түбән Табын интернат-мәктәбендәге «Шифа» лагеренда юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган чара узды.

- Елдан-ел юлларда автомобильләр саны арта бара. Шул сәбәпле балалар катнашында да төрле юл фаҗигаләре булып тора. Әмма без балаларга юллардагы күңелсез хәлләрдән качарга ярдәм итә алабыз. «Шифа» балалар сәламәтләндерү лагеренда  юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм үтәү кирәклеген тәрбияләү максатыннан юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган "Юлларда имин йөр" дип аталган чара узды. Чараны Сарман районы буенча "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Ситдыйкова  үткәрде.
Балалар командаларга бүленеп, станцияләрдә юл йөрү кагыйдәләрен белүдә ярыштылар. «Юл билгеләре белгечләре», «Иминлек кыры», «Имин кроссворд», «Акыллы шофер» дигән станцияләрдә балалар бирелгән сорауларга бик теләп җавап бирделәр.  Очрашу ахырында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен, юлда үз-үзеңне тоту әдәпләрен ныгытуга юнәлдерелгән рәсемнәр ясадылар. Нәтиҗәдә барлык отрядлар кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар, - дип хәбәр итәләр Түбән Табын интернат-мәктәбеннән. 

Фото - Түбән Табын интернат-мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев