Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

12.00 сәгатькә мөслимлеләрнең 87 проценты тавыш бирергә өлгерде

Көндезге 12.00 сәгатькә, алдан тавыш бирүчеләрне дә кертеп, 13 мең 871 райондашыбыз гражданлык бурычын үтәргә өлгергән иде.

Район территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүдә 15 мең 868 райондашыбыз катнашырга тиеш. Тавыш бирүнең төп көненә кадәр сайлаучыларның 81 проценты алдан тавыш бирергә өлгергән. Шул сәбәпле көн дәвамында участокларда чиратлар күзәтелмәде. Көндезге 12.00 сәгатькә, алдан тавыш бирүчеләрне дә кертеп, 13 мең 871 райондашыбыз гражданлык бурычын үтәргә өлгергән иде.
Күренеп тора: райондашларыбыз илебезнең төп законына төзәтмәләр кертүгә битараф түгел. Өлкәннәр дә яшьләр дә тавыш бирүдәактивлыккүрсәтә. 
Алдан тавыш бирүдә һәм тавыш бирүнең төп көнендә район буенча 30 участок сайлау комиссиясендә 170 райондашыбыз эшли. Сайлау участокларында төрле сәяси партияләрдән һәм иҗтимагый палатадан күзәтүчеләр эшли. 
Тавыш бирү вакытында Роспотребнадзорның санитар иминлекне тәэмин итү буенча җиткерелгән таләпләрен үтәүгә зур игътибар бирелә. Сайлау участоклары бүген кичке 8.00 сәгатькә кадәр эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев