Хезмәте белән матур
“Миләшкәй” балалар бакчасы хезмәткәре Гөлназ Хәмитова эшенә җаваплы мөнәсәбәте, төгәллеге белән аерылып тора.
Почтадан — балалар бакчасына: һөнәр юлы ничек башланды
Гөлназ Хәмитова урта мәктәпне тәмамлагач, район урта һөнәри училищесында тәрбияче белгечлеген ала. Әмма ул вакытта бакчаларда эш сәгатьләре җитмәү сәбәпле, бу һөнәр буенча эшли алмый. 12 ел район поликлиникасында тырыш хезмәт куйганнан соң, почта бүлегенә күчә. Анда да 10 ел эшләгәч, хезмәткәрләрне кыскарту сәбәпле, яраткан эшеннән китәргә туры килә. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә аңа «Миләшкәй» балалар бакчасында хуҗалык мөдире кирәклеген әйтәләр. 2016 елның декабрендә ул биредә эшли башлый.
Хуҗалык мөдире вазыйфасы бик киңкырлы. Ул балаларның көн дәвамында туклануын, азык-төлекнең вакытында килүен һәм сыйфатлы булуын, бакчаның һәм аның әйләнә-тирәсенең чисталыгын, төзеклеген, су һәм җылылык белән вакытында тәэмин ителешне контрольдә тота. — Тәрбиячеләрнең хезмәте күпкырлы һәм тынгысыз, шуңа кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Хуҗалык мөдиренең дә эше күп һәм киңкырлы, аның хезмәте күпвакыт күзгә күренми. Җаваплы хезмәтем белән ихластан горурланам! — ди Гөлназ Хасбетдин кызы. Кирәк чакта ул җыештыручы да, төзүче дә, тәрбияче яки аның ярдәмчесе дә булып китә.
«Һәр бала кадерле!»: тәрбиячеләргә ярдәм һәм балаларга мәхәббәт
Бакчага 130 бала йөри, коллективта 32 хезмәткәр исәпләнә. Кечкенәләр төркеменә йөрүче сабыйларның кайберләре бакчага килгәндә калак та тота алмый. Гөлназ ханым тәрбиячеләргә аларны ашатырга, чишендерергә һәм киендерергә ярдәм итә.
— Зуррак балалар, әллә кайдан танып, сәлам бирә. Бакчага йөрүче һәр бала бик кадерле! Һәркайсын ихлас яратам! — ди ул.
Әти-әниләр белән дә аңлашып эшлиләр, алар беркайчан да ярдәм сорап мөрәҗәгатьне игътибарсыз калдырмый икән.
Ләйсән Харисова Гөлназ Хәмитованы «минем уң кулым» дип йөртә. Аның сүзләренчә, дистә ел бергә эшләү дәверендә Гөлназ ханым аны бер генә тапкыр да кыен хәлдә калдырмаган, ышанычын акламый калмаган.
— Бик төгәл, һәркем белән итагатьле итеп сөйләшә, хезмәткәрләр белән аңлашып эшли белүче ханым ул. Аңа тапшырылган эш үз вакытында һәм нәкъ менә мин теләгәнчә итеп башкарыла. Һәр җирдә: бүлмәләрдә, территориядә, азык әзерләү блогындагы чисталык булдыру, төзеклекне тәэмин итү — аның тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе. Һәрвакыт ачык йөзле, ярдәмчел, тәмле телле Гөлназ апаларын балалар да бик ярата! — ди Ләйсән Харисова.
Кулыннан эш килүче тырыш кешеләрнең тормышта да бәхетле яшәве сер түгел. «Миләшкәй» балалар бакчасында хуҗалык мөдире булып эшләүче Гөлназ Хәмитова — менә шундый матур һәм бәхетле ханымнарның берсе.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев