Тукайлылар Бөтенроссия олимпиадасыннан җиңү белән кайталар
Заман һәм мәгариф

Тукайлылар Бөтенроссия олимпиадасыннан җиңү белән кайталар

Лениногорск шәһәрендә оештырылган Бөтенроссия олимпиадасы финалында Мөслим урта мәктәбе укучылары катнашты.

Лениногорск шәһәрендә өч көн дәвамында "Сәнгать-Технология-Спорт" исемле Зур Бөтенроссия олимпиадасы кысаларында "Спорт" юнәлеше буенча региональ этапның финал ярышлары үтте. Финал уеннарында Татарстаннан 12 команда катнашты. Мөслим данын Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары яклады.

"Олимпиададан тукайлылар 4 көмеш, 1 алтын медаль белән кайталар. Укучыларны олимпиадага Инзил Талипов һәм Илшат Закиров әзерләде", - дип хәбәр итәләр Мөслим урта мәктәбеннән.

 Фотолар - Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев