Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Заман һәм мәгариф

Тәрбиячеләр очрашты (+фоторепортаж)

“Миләшкәй” балалар бакчасы базасында “Күңел түрендәге хатирәләр” исемле очрашу үтте. Район балалар бакчаларында хезмәт куючы тәрбиячеләр лаеклы ялдагы хезмәттәшләре белән бергә истәлекләрен яңартты.

– Үзем шушы балалар бакчасы белән җитәкчелек иткәнгә микән, “Миләшкәй” бакчасы аеруча якын. Бакчаның кечкенә генә уңышы турында ишетсәм дә, чын күңелдән шатланам. Өлкән яшьтә булсак та, нәүмизләнеп әнисен озатып калган сабыйлар бүгенгедәй күз алдында. Бакчаның “Билингваль бакча” конкурсында җиңү яулавы биредә хезмәт куючыларның бердәм тырыш хезмәте нәтиҗәсе булып тора, – ди Минҗиһан Солтанова.

Чарага башка район-шәһәрләрдән дә якташларыбыз кайткан иде. Иске Карамалы авылы балалар бакчасы мөдире булып эшләгән 87 яшьлек Халидә Шаһиева истәлекләре белән уртаклашты:

– Мин – Чистай кызы. Туган шәһәремдә педагогия училищесын тәмамлап, юллама белән Иске Карамалы балалар бакчасына эшкә кайттым. Башта – тәрбияче, аннан мөдир булып эшләдем. Бакча бинасы хастаханә итеп үзгәртелгәч, яңа балалар бакчасы төзетү өчен зур көч куйдым. Шөкер, бу эшне ике елда башкарып чыктык, – ди ул. – Без яшь чакта балалар күзгә генә карап тора иде. Замана балалары гел икенче икән!
Хатирәләр, җыр-биюләр белән үрелеп барган чара барышында кунаклар күргәзмә белән дә танышты. Анда төрле кул эшләре, фотоальбомнар урын алган иде. 

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2023 ел 29 сентябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев