Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Заман һәм мәгариф

Камилә Минһаҗева: «Киләчәктә тормышымны татар филологиясе һәм журналистика белән бәйлисем килә»

Камилә Минһаҗева Татарстанның Мөслим районы Мөслим гимназиясенең 11нче сыйныфында белем ала. Ул да татар теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшыручы батыр укучыларның берсе.

– Мин киләчәктә тормышымны татар филологиясе һәм журналистика белән бәйлисем килә, шул сәбәпле, бердәм дәүләт имтиханы итеп, татар телен сайладым. 81нче код материаллары буенча әзерләндем, чөнки 82нче код варианты тәкъдим ителмәде. Бердәм дәүләт имтиханында күп балл җыю өчен структурасын белергә кирәк, нигездә, шуңа таянып эшләдем. Укытучы белән бергә әзерләндем.

Олимпиада материалларын чиштек, китаплардан биремнәр эшләдек, алдагы еллардагы вариантларны карадык. Казан дәүләт университетының филология һәм журналистика юнәлеше тарафыннан оештырылган бәйгеләрдә катнаштым. Мәктәп, район күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда призер булдым, республикада үземне сынап карадым, – дип фикерләре белән уртаклашты Камилә.

– Татар теленнән бердәм дәүләт имтиханнарын укучылар бик сирәк сайлый. Камилә белән ел дәвамында системалы эшләдек. Нигездә интернет ресурслардан файдаландык, узган елгы имтихан материалларын, төрле вариантларны кабатладык. Министрлык сайтында татар мәктәпләре өчен әзерләнергә 10 вариант чыкса да, рус мәктәпләре өчен вариантлар чыкмады. Алдагы елдагы 82нче код биремнәренә таянып, татар мәктәбе өчен булган биремнәрне дә эшләдек. Камилә – бик тырыш, актив укучы. Бик күп материалны үзлегеннән дә өйрәнде. Татар телен этеп-төртеп, мәктәп программасында сәгатьләрен киметеп бетергән бу чорда 11нче сыйныфны бетергәндә татар теленнән имтихан бирәм дип йөргән бу баланы мин татар милләтенең хәзинәсен тәшкил итүче алтын бөртек белән тиңләр идем, – ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Мирзаморатова.

Имтиханнарга старт бирелде. Алдагы сынауларда аңа уңышлар юлдаш булсын. Куйган максатларына ирешеп, хыялларының чынга ашуын телибез!

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев