Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Заман һәм мәгариф

Яңа көндәлекләр кертелде

Мәктәпләрдә өченче чиректән яңартылган көндәлекләр кулланыла башлады.

Декабрь азагында укытучылар: “Яңа чиректән яңартылган көндәлек белән эшли башлавыбыз мөмкин”, – дип, видеодәресләргә сылтамалар җибәргәләде. Тик аңа берәү дә игътибар итмәде шикелле. Теркәлербез әле, дигән идек тә, тик барысы да без уйлаганча җайлы түгел икән шул. Күпчелек системага теркәлә алмый интекте. 

Яңартылган көндәлеккә керү өчен РФ Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетың булу мөһим. 

– Яңартылган “ТР Электрон мәгарифе” дәүләт мәгълүмат системасына керү өчен Россия дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү кирәк. 14 яшьтән зуррак укучылар дәүләт хезмәте порталында үзләре теркәлә. Тәкъдим ителгән инструкция нигезендә һәр адымны ашыкмыйча башкарсагыз, системага керү авыр түгел. Кыенлыклар булса, мәктәп директорының мәгълүматлаштыру буенча урынбасарына мөрәҗәгать итәргә була, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2024 ел 19 гыйнвар санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев