Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Заман һәм мәгариф

Файдалы һәм күңелле яллар

Өченче ел инде көзге каникуллар вакытында мәктәп яны лагерьларында ял итү мөмкинлеге тудырыла. Ялларның беренче көненнән үк район үзәгендәге өч мәктәптә лагерьлар эшли башлады. Бер атна дәвамында 120 укучы ял итте.

Каникулны кем генә яратмый икән?! Мәктәп яны лагерьларын башлангыч сыйныф укучылары аеруча үз итә. Һәр мәктәптә дә кырыгар бала ял итте. 
Лагерьда көн иртәнге гимнастикадан башлана: балалар күңелле музыка астында күнегүләр ясый. Аппетит ачылганнан соң, иртәнге аш ашыйлар. Көн дәвамында төрле чаралар берсен берсе алыштырып кына тора. Лагерь тәрбиячеләре эш планын төрле чараларга бай итеп төзегән, балаларны бер төрле шөгыль белән ялыктырмыйлар. 

Наилә Сәлахова

Наилә Сәлахова, Лилия Солтанова, Гүзәл Вагыйзова фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 3 ноябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев