“Ел укучысы” бәйгесенең финалы узды
Заман һәм мәгариф

“Ел укучысы” бәйгесенең финалы узды

Мөслим урта мәктәбендә районкүләм «Ел укучысы» бәйгесенең финал туры уздырылды.

Бүген Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә районкүләм “Ел укучысы” бәйгесенең финалы узды. Район мәктәпләренең 4 сыйныф укучылары арасыннан 11 малай-кыз үзара көч сынашты. Иң элек балалар үзләре белән таныштырды, туган якны белүдә, блиц-сораштыруда, “Фразаны дәвам ит” конкурсында катнашты. Аннан тыш укучылар киләчәктә үзләштерергә теләгән һөнәрләре турында сөйләде.

Әлеге конкурс 2014 елдан бирле уздырыла. Аның төп максаты – белем бирү оешмалары өчен бердәм аралашу тирәлеген булдыру һәм тәҗрибә уртаклашу, сәләтле балаларны билгеләү, аларның казанышларына һәм талантларына ярдәм итү.

Рәмилә Сәләмова фотосы

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев